Ел тәрбиячесе – 2019

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Урыссу бистәсендәге 7 санлы балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр арасында һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсының зональ этабы узды.

Конкурста Бөгелмә һәм Баулы шәһәрләре тәрбиячеләре дә катнашты. Безнең район өчен 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рогачеева Елена Александровна, Ютазы балалар бакчасы тәрбиячесе Зарипова Зөлфия Рәшит кызы көч сынашты.

Педагогларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Хисамиева Й.Ш, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Латыйпова Р. И. һәм Казан педагогика көллияте укытучысы Садыйкова С. Н. составындагы компетентлы жюри бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International