Халык белән традицион очрашулар кысаларында «Удача» торак милекчеләре ширкәте отчет җыелышы уздырды.
ТМШ идарәчесе Оксана Власова ширкәткә кергән йортларда яшәүчеләргә 2018 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча отчет тәкъдим итте һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды. Әлеге ТМШ составына 18 күп фатирлы йорт керә. Узган елда 5 743 мең сум күләмендә җыелган акча торак фонды белән идарә итүгә, ишегалларын карап тотуга, торак биналарны һәм йорт эчендәге сантехника, электр һәм газ челтәрләрен капиталь һәм агымдагы ремонтлауга тотылган.
Торак милекчеләре ширкәте эшендә уңай момент булып халык бурычының 2017 елдагы 415 мең сумнан 2018 елда 126 мең сумга кадәр кимүе тора. Моннан тыш, «Удача» торак милекчеләре ширкәте районда гына түгел, тулаем ил буенча да ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән турыдан-туры килешүләргә күчкән ширкәт. Бу кешеләргә счетларны түләгәндә кайбер уңайсызлыклар тудырса да, турыдан-туры килешүләргә күчү, торак фонды белән идарә итүдә шактый акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Шәрипов каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга яңа тарифлар буенча аңлатмалар бирде. Шулай ук подъездларга капиталь ремонт ясау, йорт яны территорияләрен яктырту һәм асфальтлау, суүткәргечтәге суның катылыгы һәм башка милекчеләр тарафыннан күтәрелгән проблемалар буенча кергән сорауларга җаваплар бирелде.