Фронтовик тол хатыны Саимә апа Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Юбиляр бөтен гомерен дүрт баласына һәм эшкә багышлый. Сугыш елларында яшүсмер чагында ул колхоз кырларында һәм фермада тир түгә. Тормышка чыкканнан соң, балалары тугач, ул иртән Какылы Күлдән бистәгә барып шәхси хуҗалык продукциясен сатарга өлгерә, ә эш көненнән соң авыл халкы үтенече буенча тәмле чәк-чәк пешерә. Балаларын да ул яшьтән эшкә өйрәтә. Хәзерге вакытта Саимә апа өлкән улы һәм үз кызына тиң килене кайгыртуын тоеп яши, күп санлы оныкларын һәм оныкчыклары аңа чиксез куаныч өсти.
Хөрмәтле ветеранны юбилее белән муниципалитет җитәкчелеге, район ветераннар советы һәм авыл җирлеге вәкилләре котлады, алар бүләкләр белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын да тапшырдылар.