31 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә кунакта булды. Күзаллауны киңәйтү һәм вакытлы басмалар белән танышу, периодик әдәбиятны укуга кызыксыну уяту максатында алар тарафыннан "Журналия иленә сәяхәт" китапханә сәгате уздырылды. Китапханәчеләр балаларны Үзәк балалар китапханәсе алдыра торган «Непоседа», «Колобок», «Винни һәм аның дуслары», «Ежик», «Салават күпере», «Тошка» кебек һәм башка балалар вакытлы басмалары белән таныштырды. Балалар «журнал» сүзенең француз теленнән керүен һәм “көндәлек " дигәнне аңлатуын белделәр. Китапханәче балаларга әлеге басмалар битләрендә яшәүче һәм теге яки бу журналның нәрсә сөйләргә теләвен яхшырак аңларга ярдәм итүче геройлары турында сөйләде. «Вакытлы матбугат" темасы буенча балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, бик теләп рәсемнәр карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.