Мәктәп, балалар бакчалары һәм балалар иҗаты үзәге җитәкчеләренең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмәсе узды

2019 елның 1 феврале, җомга

Ютазы районы прокуроры урынбасары Габдерахманов И. Н. һәм район башлыгы ярдәмчесе А. А. Саматова катнашында мәктәп, балалар бакчалары һәм Балалар иҗаты үзәге җитәкчеләренең коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә аеруча әһәмиятле сораулар каралды. Мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү һәм тоту белән бәйле мәсьәләләрне күтәрделәр.

Район башлыгы ярдәмчесе Саматова Альбина,киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын коррупция очракларын булдырмау буенча законнарны катгый үтәргә кирәклегенә юнәлтте.

Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча очрашулар квартал саен уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International