Сыйныф җитәкчеләре атналыгы кысаларында укучылар һөнәрләр марафонында катнашуын дәвам иттеләр

2019 елның 3 феврале, якшәмбе

Укучылар анализлар тапшыру лабораториясендә һәм Рентген-кабинетта булды.

Урыссу үзәк район хастаханәсе табиблары балаларга сәламәтлек саклау учреждениеләренең эше турында сөйләделәр. укучылар анализ нәтиҗәләренең ничек алынуын күрә алдылар. Анда төркем бик теләп биоматериал куелган предмет пыялаларын карады һәм андагы сурәтләрнең нәрсә аңлатуы турында игътибар белән тыңлады. Балалар рентген-кабинетта булдылар, анда аппаратура эше белән таныштылар, аны куллану үзенчәлекләре турында белделәр, фотосурәтләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International