Менә уку елының азагы якынлаша. Алда чәчкләр, җиләкләр һәм балаларның иң яраткан ае – җәй. Ләкин укучылар яраткан мәктәпләре белән саубуллашырга ашыкмыйлар, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырган арада, башлангыч сыйныф укучылары җәйге экскурсияләргә йөриләр.
Майның 28 еннән 31 нә кадәр башлангыч сыйныф укучылары ата-аналары һәм укытучылары белән табигатькә, Ютазы елгасы буена, Пионер тавына экскурсиягә йөриләр. Алар анда уеннар уйный, ял итәләр, табигать үзгәрешләрен күзәтәләр.
Профилактик эшләр максаты белән район укытучылары оешмаларга да экскурсияләр оештыра. Урыссуның 3 нче номерлы мәктәбе, Урыссу гимназиясе укучылары 42 нче номерлы янгын бүлеге, ААҖ “Салават күпере” ипи пешерү комбинаты, китапханәләр һәм башка оешмалар белән танышып кайттылар.