Бөтенроссия “Ел укытучысы-2019” конкурсының зональ этабы узды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 30,31 гыйнварында Азнакай шәһәрендә "Ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының зональ этабы узды, анда Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Әлмәт һәм Лениногорск районнары катнашты.

Безнең районнан «Ел укытучысы-2019 " номинациясендә муниципаль этап җиңүчеләре: Иламова Зөлфия Нинелевна - Урыссу гимназиясенең инглиз теле укытучысы, Арасланова Оксана Анатольевна - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең математика укытучысы; «Педагогик дебют» номинациясендә - Шакирова Диана Дамир кызы - Ютазы урта мәктәбенең математика укытучысы һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Зарипова Рамилә Камил кызы катнашты.

Конкурсантлар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм узган еллар конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре булган компетентлы жюрига ачык дәресләр һәм мастер - класслар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International