Азнакай шәһәренең «Каенкай» сәламәтләндерү лагерында Татарстанның Көньяк-Көнчыгышының сиксәннән артык талантлы башкаручысы җыелды.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе вокалчылары XXII балалар һәм яшүсмерләр иҗаты региональ фестиваленең финал турында катнаштылар. Конкурс ике номинация буенча узды - халык һәм эстрада җырын ялгыз башкару. Ел саен безнең укучылар әлеге искиткеч фестивальнең лауреатлары һәм дипломантлары булалар. "Рухият» фондын оештыручылар онытылмаслык конкурс көннәрен үткәрү өчен менә дигән шартлар тудыралар. Балалар һәм аларның җитәкчеләре аралашу, тәҗрибә уртаклашу, башка катнашучылар белән танышу мөмкинлеге алалар. Саф салкын һава, спорт уеннары, боулинг, кичке дискотека, тәмле ашлар белән сыйлану, яшәү өчен уңайлы шартлар, яхшы мохит – боларның барысы да «Сандугач сайрар илем»дә генә! Тавыш культурасы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасы, дөрес сайланган репертуар, сәхнә образы - фестивальдә катнашучылар өчен мәҗбүри шартлар. Финал турына чакырылган барлык талантлы балалар да җиңүче дип санала, чөнки барлык шәһәр һәм районнарда диярлек сайлап алу турлары уза. Яхшылардан яхшылары исә «Сандугач сайрар илем " фестиваленә юллама алу бәхетенә ирешә. Быел безнең Ютазы районы дәрәҗәсен сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче өч бала яклады. Укытучы Җәләева О. Р. укучылары - Ангелина Шулепова һәм Зарина Җәләева фестивальнең дипломантлары булдылар. Игътибарлы җитәкче Батршина А.А. кул астында шөгыльләнүче яшь Айназ Садыйкова III дәрәҗә лауреаты исеменә лаек булды. Кызларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Җәләева О. Р.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International