Абдулла Алиш – олы һәм мәрхәмәтле йөрәкле язучы

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Республика "А.Алишның китапларын укыйбыз" акциясе кысаларында, Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Нур» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Абдулла Алиш - олы һәм мәрхәмәтле йөрәкле кеше" дип исемләнгән таныштыру сәгате үткәрде.

Балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова балаларны танылган татар язучысы А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. А. Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язган, ләкин ул татар әдәбиятының "Алтын фонды"на кергән әкиятләре белән аеруча танылган. Балалар аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар. Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар. Абдулла Алиш әкиятләре белән танышу электрон презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Абдулла Алиш әкиятләре буенча төшерелгән «Мактанчык чыпчык», «Сертотмас үрдәк», «Кем көчле», «Ике әтәч» мультфильмнарын карау яшь укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Фильмны караганнан соң балалар мультфильм эчтәлеге буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара «Балалар арасында үз кеше » дигән китап күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды, анда авторның әсәрләре белән күркәм басмалар тәкъдим ителгән иде. Китапларны Үзәк балалар китапханәсе фондыннан алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International