Әлмәт шәһәре балалар музыка мәктәбендә «Урсал тауда» өченче Бөтенроссия фестиваль-конкурсы үтте.
Бу - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы, композитор, музыка мәктәбе директоры Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда» фестиваль-конкурсы.
Ел саен иҗади конкурс Татарстанның көньяк-көнчыгышы шәһәрләреннән 500 дән артык яшь музыкантын һәм музыка мәктәбе укытучыларын җыя. Бәйгедә Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары да катнашты. Алар:
-III дәрәҗә лауреаты - Ямаев Әмир (укытучысы Шәрипова А. А.);
-III дәрәҗә лауреаты - Яхин Нияз (укытучысы Ихсанова Р. Г.);
-I дәрәҗә дипломанты - Гыймадиев Алмаз (укытучысы Кубашева З. С.);
-I дәрәҗә дипломанты - Ярков Сәгыйть (укытучысы Кубашева З. С.);
II дәрәҗә дипломанты - Хәкимов Тимур (укытучысы Ихсанова Р. Г.);
Без аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!