Сәхнәдә - үзешчән артистлар

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Районда «Җыр белән эш тә көйле» район үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесе старт алды. Конкурс Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышлана һәм авыл җирлекләре, сәнәгать предприятиеләре һәм бюджет учреждениеләре арасында үткәрелә. Беренче булып төрле жанрдагы сәнгать номерлары әзерләгән Иске Урыссу, Какылы Күл һәм Подгорный авыллары иҗат коллективлары чыгыш ясады. Иске Каразирек һәм Яңа Каразирек, Бәйрәкәтамак һәм Көрәш-Бүләк артистлары да, өч сәгатькә якын дәвамындгы концерт тәкъдим итеп, тамашачының кәефен күтәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International