Ютазы районында 2019 елның 5 февралендә «Район хуҗалыклары эшчәнлегенә анализ һәм 2019 елда үсеш перспективалары» темасына район башлыгы Нуриев Р. М. һәм Россельхознадзор җитәкчесе Хәбипов Н. Н. катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы һәм белгечләре, районның авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмәдә үсемлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар куелды.