Әбсәләмдә гражданнар җыены узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Әбсәләм авылында яшәүчеләр үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр.

Әбсәләмлеләр очрашуга килгән район хезмәтләре җитәкчеләренә үзләрен борчыган сорауларны шәхсән бирә алдылар. Күтәрелгән проблемалар арасында урамнар яктыртылышы, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау, юлларны асфальтлау, тузган торак, ябык тукталыш булмау кебек һәм башка сораулар бар иде. Очрашуда катнашкан район башлыгы урынбасары Гүзәлия Фәхертдинова, депутат Илһам Сафин, җирлек башлыгы Рөстәм Мөхәммәтвафин барлык сорауларны да игътибарга алдылар һәм аларны хәл итү буенча киңәшләр бирделәр. Ютазы районы депутаты Илһам Сафин авыл кешеләренең үзләрен дә активлык һәм инициатива күрсәтергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International