Бюджет учреждениеләре коллективлары белән очрашу узды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Салым инспекциясе, халык мәшгульлеге үзәге, социаль иминиятләү, үзәкләштерелгән бухгалтерия, иминият оешмалары хезмәт коллективлары белән очрашу узды.

Үз хезмәтләре буенча аңлатмаларны Пенсия фонды бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Ильмира Абдуллина, Социаль иминият фонды бүлегенең вәкаләтле вәкиле Дамира Җәләева һәм Мәшгульлек үзәге директоры Наил Миңневәлиев бирделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Гыйбадуллина 2018 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International