Балалар куркынычсызлыгы сагында

2019 елның 8 феврале, җомга

Баласын мәктәпкә озатканда, ата-ана аның хәвефсезлегендә ышанычта булырга тиеш. Алар әле хәтта мәгариф учреждениесендә моның өчен нинди зур эш башкарылуы турында уйламыйлар да. Укучыларның сәламәтлеген саклау эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе - ул янгын куркынычсызлыгы.

Белем бирү учреждениесе территориясендә янгыннарны кисәтү буенча профилактик чаралар уку елы башланганчы ук үткәрелә. Җәйге чорда балалар укый торган мәктәп бинасы махсус комиссияләр тарафыннан тикшерелә. Янгын күзәтчелеге инспекторы мәктәпне куркынычсыз урын дип тану турында карар чыгара.

2019 елның 5 февралендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге тарафыннан Баулы һәм Ютазы районы буенча баш дәүләт инспекторы И. А. Барабанов күрсәтмәсе нигезендә, Ютазы муниципаль районының Әбсәләм төп гомуми белем бирү мәктәбендә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде. Тикшерүне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары эчке хезмәт майоры Бәдриев Марат Азат улы уздырды.

М. А. Бәдриев мәктәп хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы буенча янгыннар статистикасы белән таныштырды, балалар тормышын саклау өчен янгын куркынычсызлыгын саклауның мөһимлеге турында сөйләде. Ул мәктәп хезмәткәрләре белән янгынга каршы инструктаж үткәрде, янгын сүндергеч белән файдалану кагыйдәләрен искә төшерде. Аннан соң укучыларны һәм укытучыларны эвакуацияләү үткәрелде.

Тикшерү барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International