Районыбыз чаңгычысы Лилия Габитова чаңгы ярышлары буенча «Газпром трансгаз РТ» Кышкы спартакиадасының көмеш призеры булды.
Ярышлар 6-7 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә узды. Тренер Таһир Гыйздетдинов тәрбияләнүчесе, Татарстан Республикасы чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры, чаңгы ярышлары буенча Ютазы районы җыелма командасы әгъзасы, Ютазы авыл җирлеге депутаты, Урыссу газ бүлү станциясе операторы Лилия Габитова хатын-кызлар арасында ирекле стильдә 3 чакрым дистанциядә ярышты. Ул җыелма команда составына керде һәм 26 февральдә Екатеринбургта узачак «Газпром» Кышкы спартакиадасы финалында республикабыз данын яклаячак.Котлыйбыз һәм алга табан да уңышлар телибез!