Балаларны яклау көне

2012 елның 3 июне, якшәмбе
Район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда балаларның да, олыларның да яраткан, балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып узды. Әлеге бәйрәмнең оештыручылары булып балалар иҗат үзәге укытучылары тора. Маквыктыргыч программаны үз эченә алган, кызыклы уеннар оештырган һәркемгә дә билгеле булган әкият геройлары Белмәмеш белән Белемле балаларны бәйрәм белән котладылар. Катнашучыларның төерле яшьтә булуларына да карамастан, бар кеше күңел ачты һәм уеннарда актив булдылар. Сибәләп торучы яңгыр да беркемгә дә комачау итмәде. Балалар өчен уеннар, викториналар, төрле бәйгеләр оештырылган иде. Балалар Белмәмеш һәм Белемле белән рәхәтләнеп уйнадылар: табышмаклар чиштеләр, биеделәр, алар артыннан төрле хәрәкәтләр кабатладылар. Балалар иҗаты үзәге укытучылары төрледән-төрле уеннар үткәрә тордылар: асфальтта рәсем ясау конкурсы. Әлеге конкурса төрле яшьтәге балалар катнаша ала иде. Бүләккә һәр балага да бүләкләр һәм тәмле сыйлар эләкте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International