Эшче һөнәрләр елы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен конкурс программасы уздырдылар.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ризванова Г. балаларга һөнәрләрнең күптөрлелеге, аларның кешеләр өчен мөһимлеге, эшче белгечлекләрнең хезмәт базарында ихтыяҗы турында сөйләде һәм Интернеттагы статистик мәгълүматларны мисал итеп китерде. Иң кирәкле эшче һөнәрләр белән таныштырды.
Балалар игътибарына "WorldSkills Russia. Эшче һөнәрләр чемпионаты»" һәм «WorldSkills Kazan 2019»видеороликлары тәкъдим ителде. Алардан малайлар һәм кызлар 2019 елның августында Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills (Ворлдскиллс) 45 нче дөнья чемпионаты узачагын белделәр.