Бүген безнең район бөтен ил белән бергә масштаблы спорт чарасында катнашты. "Дубравушка" лагеренда ел саен үткәрелә торган «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышлары узды!
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Таһир кызы Волкова старт алдыннан барлык спортчыларга уңышлар теләде һәм район чаңгычыларын мөһим спорт вакыйгасы белән котлады. Һава торышы яхшы тору аркасында, чарада күп кеше катнашты һәм ул күңелле үтте.
Ярышлар берничә этапта узды. Стартта катнашучылар саны 130 кешедән артып китте. Чаңгыга район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм аларның педагоглары, чаңгы спортын яратучылар басты.