Машина белән саву мастерлары һәм МЭТ җитештерү технологлары бәйгесе

2012 елның 4 июне, дүшәмбе
Агропромышленность эшчеләренең квалификацияләрен күтәрү, районның авыл хуҗалыгы терлекчелегендә үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан 1 нче июнь көнне “Нур-Агро” ҖЧҖ (Бәйрәкә авылы) хуҗалыгы базасында машина белән саву мастерлары һәм МЭТ җитештерү технологилары бәйгесе булып узды.

          Чакырылучылар арасында җитәкчеләр, баш зоотехниклар, хуҗалыкларның баш веврачлары, һәр хуҗалыкта җиңгән сыерларны машина белән савучы операторлар һәм МЭТ җитештерү технологлары, һдм шулай ук терлекчелек ветераннары да бар иде.

          Конкурста 10 хуҗалыктан 16 машина белән савучы оператор һәм 8 хуҗалыктан 10 МЭТ җитештерү технологлары катнашты.

          Конкурсны ачу гадәттәгечә район башлыгы вазифаларын башкаручы Рәстәм Нуриевка сүз бирү белән башланып китте.

          Татарстан Республикасы флагын күтәрү үткән елгы җиңүчеләр Нурәхмәтова Роза Мөкатдис кызы (“Нур – Агро ҖЧҖ) һәм Баязитова Фәүзия Мөдәрис кызына бирелде.

 

       Баш судья, терлекчелек буенча УСХиП консультанты Зарипов М.М. катнашучыларны шартлар белән таныштырды һәм конкурс башлануга старт бирде.

          Бөгелмә племпредприятиесеннән чакырылган судьялар – А.Н. Ключников һәм Р.Б. Камалов; РГВО башлыгы – А.С. Гәрәев, шулай ук РГВО табиблары – М.А. Хафизов һәм Д.Н.Сабитов катнашучыларны гадел хөкем иттеләр.

          Савымчыларның терлекчелек буенча теоретик белемнәре, саву аппаратын сүтү һәм җыю, саву технологиясе, сөтнең чисталыгы һәм аппаратны юдырулары бәяләнде. Теоретик белмнәр буенча иң күп балл 10нан 10сын да җыйган, Камаева Рәмзия Ильдус кызы (“Нур-Агро” ҖЧҖ). Сүтә-җыю буенча барлык операторлар да бертигез баллар җыйдылар дисәң дә була. Саву техникасы буенча “Тукай ис. “ ҖЧҖ тән – Шакирова Гөлнара Ильдар кызына һәм “Нур-Агро” ҖЧҖтән – Камаева Рәмзия Ильдус кызына тиңнәр булмады. Ярышның калган өлешләре буенча баллар тигез иде.

          МЭТ җитештерү технологлары арасында ясалма аталандыру физиологиясен белү буенча теоретик белемнәре, лабораториядә эшләү һәм сыерларны ясалма аталандыру техникасын белүләре тикшерелде. Теория буенча яхшы нәтиҗәләр, 20 баллдан 20 сен дә җыйган “Нур-Агро” ҖЧҖ тән Сафина Фәһимә Мөдәрис кызы һәм “Набиуллин И.М.” КФХсыннан Җәләева Гөлшат Наил кызы күрсәттеләр. ясалма аталандыру техникасы буенча Баязитова Фәүзия Мөдәрис кызы баллар буенча алда барды.

          Гомуми балларны чутлаганнан соң беренче мактаулы урынны Камаева Рәмзия Ильдус кызы (“Нур-Агро” ҖЧҖ) алды, икенче урын – Әхмәтшина Физәлия Фатыйх кызы (Вафауллин А.А. КФКсы) һәм өченче урын – Нуриәхмәтова Роза Мөкатдис кызы (“Нур-Агро” ҖЧҖ) алдылар. Шулай ук дәртләндергеч бәләкләрне Габидуллина Фәүзия Абдулла кызы (“Нур-Агро” ҖЧҖ) һәм Марданов Рәмис Сирин улы (“Игенче” ҖЧҖ) тапшырдылар.

          Технологлар арасында беренче урын Сафина Фәһимә Мөдәрис кызына (“Нур-Агро” ҖЧҖ), икенче урын Баязитова Фәүзия Мөдәрис кызына (“Нур-Агро” ҖЧҖ), өченче урын – Җәләева Гөлшат Наил кызына   (Вафауллин А.А. КФКсы) тапшырдылар.   Дәртләндергеч бүләкләрне, яшь специалистлар буларак, Нәбиева Гөлназ Рим кызына (“Нур-Агро” ҖЧҖ) һәм Гыймаева Гөлмәрьям Гыйздәт кызына (“Таң” ҖЧҖ) бирделәр.

          Чара район башлыгы вазифаларын башкаручы Р.Нуриевның котлавын тапшыру һәм җиңүчеләргә бүләкләр өләшү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International