“Балаларга – куркынычсыз интернет”

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Интернет челтәрендә мөмкин булган куркынычлардан саклану максатыннан, Үзәк балалар китапханәсенең уку залында Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 3 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия "Куркынычсыз Рунет атнасы" акциясе кысаларында «Балаларга - куркынычсыз интернет» мәгълүмат сәгате уздырылды.

Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова укучыларны интернет тарихы белән таныштырды, балаларга заманча мәгълүмати мохиттә җаваплылык һәм куркынычсызлык кагыйдәләре, әдәпле аралашу кагыйдәләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International