Спортның кышкы төрләре көне

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

2015 елдан башлап Россия Федерациясендә спорт белән турыдан-туры бәйле тагын бер бәйрәм барлыкка килде.

Россиядә спортның кышкы төрләре көне ел саен 7 февральдән соң беренче ялларда билгеләп үтелә. Яңа спорт бәйрәме Россия Хөкүмәте һәм Олимпия комитеты тарафыннан тәкъдим ителде. 7 февраль - россиялеләр өчен символик дата - 2014 елда бу көнне Олимпия уты ялкыны Сочи шәһәрен яктыртты. Сочида узган Кышкы Олимпия уеннары дөньякүләм ярышлар тарихында иң яхшы әзерләнгән, кызыклы һәм уңышлы булып санала.

Спортның кышкы төрләре көненә үткәрелә торган барлык чаралар да яшь буынны физик шөгыльләргә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, спортка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Спортның кышкы төрләре көнендә Ютазы районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә саф һавада чаралар һәм уеннар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International