Социаль яклау бүлеге каршындагы «Гармония» бүлекчәсендә мәктәп укучыларының элеккеге сугышчы-интернационалистлар белән очрашуы узды.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан үткәрелгән «Тере хәтер» очрашуында Урыссу мәктәпләре яшүсмерләре һәм Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Ринат Кадыйров һәм Айрат Гыйльфанов катнашты. Алар үзләренең яшь тыңлаучыларына Әфганстандагы хезмәтләре турында сөйләделәр, аларны ата-бабалары үрнәгендә үз Ватаннарының патриотлары булырга чакырдылар. Яшь дуслар ветераннар белән автомат сүтеп җыюда ярышты, Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның шигырьләрен укыды.