ТР Чемпионатының 1 нче календарь футбол уены булдып узды

2012 елның 5 июне, сишәмбе
2012 нче елның 3 нче июнендә “Энергия” стадионында ТР Чемпионатының I нче “А” лига дивизионы 1 нче календарь футбол уены булды. Урыссу эшчеләр бистәсеннән “АКСКиМ” һәм Зәй шәһәреннән “Зәй” командалары очрашты. Уен алдыннан Ютазы муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге Чемпионатны тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Сәламләү сүзе белән ЮМР “ОДМСиТ” башлыгы, “АКСКиМ” футбол клубы башлыгы – Нәбиуллин Ф.М., “АКСКиМ” ҖЧҖнең генераль директоры Сафин И.Р., шулай ук футбол ветераны Воробьев Л.С. чыгыш ясадылар. ТР флагын күтәрү өчен капитаннарга хокук бирелде.Кискен һәм мавыктыргыч  барган уен бер якның да отмавы белән төгәлләнде. Яшьләр эшләре бүлеге иң беренче гол керткән уенчыга махсус бүләк тапшырды. Беренче бүләкне алучы булып “Зәй” командасыннан Рамиль Сафиуллин булды. Хуҗалардан Руслан Хайруллин пенальти белән гол кертүче булды.
          Киләсе уен 2012 нче елның 12 нче июнендә булачак. “АКСКиМ” командасы үзендә Әлмәт шәһәренең “ДЮСШ” командасын кабул итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International