Ютазы муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Нуриевның совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 30 еллыгы белән котлавы

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

     Кадерле ветеран!

     Утыз ел элек совет гаскәрләре, әфган сугышын тәмамлап, Пяндж чик буе елгасын узып чыкты. Тугыз ел, унбер ай һәм унтугыз көн хәрби антларына тугры совет солдатлары интернациональ бурычларын үтәп һәм Ватаныбызның көньягы чикләре иминлеген саклап, әфган җирендә кыю һәм каһарманнарча сугышты. Әлеге сугыш халкыбыз, улларын югалткан әтиләр һәм әниләр, гади солдатлар хәтерендә һәрвакыт сакланчак, ә 15 февраль – барлык әлеге сугышта һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләнеп үтәчәк.

     Әфганстан Демократик Республикасында хәрби һәм гражданлык бурычыгызны батырларча үтәгәнегез өчен тирән ихтирамымны һәм рәхмәтемне кабул итегез.

     Сезне сугыш тәмамлануның 30 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм, Сезгә, туганнарыгызга һәм якынарыгызга бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!

     Хөрмәт белән, Ютазы районы Башлыгы Р.М. Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International