«Әфганстан, син минем йөрәгемдә һәм хәтеремдә”

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Урыссуның 2 санлы мәктәбендә, үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова, мәктәп китапханәсе мөдире Земфира Искәндәр кызы Шәфигуллина белән берлектә, "Әфганстан, син минем йөрәгемдә һәм хәтеремдә" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Чарага Наил Ашуров , Альберт Хәйдәров , Ринат Кадыйров кебек сугышчы - интернационалистлар, шулай ук Римма Кәрим кызы Муллагалеева -Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Ютазы муниципаль районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе чакырылган иде.

Чараны алып баручылар укучыларга совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүенең сәбәбе, яшь, 18-20 яшьлек егетләргә тәҗрибәле ир-атлар белән сугышуның ничек авыр булуы һәм әлеге сугышның күпме язмышларны җимерүе турында бәян итте. Римма Кәрим кызы, 1984 елда Әфганстанда һәлак булган укучысы Юрий Козин турында сөйләде. Үзәк китапханәнең библиографы Айгөл Рәхимова тарафыннан әзерләнгән «Откричат журавли" һәм «Хезмәт урыны - Әфганстан» видеоклиплары күрсәтелде.

Чакырылган Әфган сугышы ветераннары балаларга сугыштагы тормыш, каты алышлар, командирлар һәм яудашлары турында сөйләделәр. Укучылар бәяннәрне тын да алмыйча тыңлады, якташларыбызның хатирәләренә битараф калмады. Чыгышының ахырында кунаклар балаларны Ватанны яратырга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт булырга һәм Россияне теләсә нинди дошманнан сакларга әзер торырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International