Бүген Ютазы муниципаль районы сессиясе узды, ул 2018 елда Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланды.
Утырышны Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Мидхәт улы Нуриев алып барды.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан кунак район объектлары буенча экскурсия ясады, шулай ук ул «Урыссу» сәнәгать паркында булды, анда бүген яңа сөт җитештерү цехы ачылды.
2018 елда барлык юнәлешләр буенча район үсеше һәм 2019 елга бурычлар турында йомгаклау хисап доклады белән Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады.
ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов республиканың соңгы казанышлары, икътисад торышы, демографик вазгыять турында сөйләде.
Шулай ук район Советы депутатлары Николай Лукин, Альберт Зарипов үз эшләре буенча доклад белән чыкты.
Чара ахырында теге яки бу өлкәдә уңыш казанган ютазылыларга республика һәм район бүләкләре тапшырылды.