Җыелучылар сугышта һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәл янына чәчәкләр салдылар һәм веноклар куйдылар.
Митингта катнашучыларга, район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Ринат Кадыйров, Әфганстанда һәлак булган якташлар хатирәсен саклаган һәм исән сугышчы-интернационалистлар турында кайгырткан өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Митинг тәмамланганнан соң, әфганчыларны "Олимп" спорт комплексы янында кыр кухнясы көтә иде, соңыннан анда винтовкадан ату һәм автомат сүтү-җыю буенча ярышлар узды.
Рөстәм Нуриев һәлак булган сугышчыларның аналарына чәчәкләр тапшырды.
Бәйрәм район артистларының концерт программасы белән тәмамланды.