Урыссуда яңа җитештерү берәмлеге - сөт җитештерү цехы ачылды. Тиздән кибет киштәләреннән "Урыссу-сөт" маркасы белән Ютазы районы сөте сатыла башлаячак.
Предприятие "Урыссу сәнәгать паркы" территориясендә урнашкан. 2019 елның 15 февралендә, җомга көнне, ачылу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.