Муса Җәлилне искә алып

2019 елның 16 феврале, шимбә

Район мәдәният йорты һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре берләшеп, мәктәп укучылары өчен каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган «Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Кичәне алып баручылар малайларны һәм кызларны Муса Җәлилнең биографиясе, шагыйрьнең авыр язмышы, иҗаты этаплары белән таныштырдылар, концлагерьдә иҗат ителгән "Моабит дәфтәрләре" турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Анастасия Санникова һәм Эдуард Вәлиев башкаруында «Яшь ана» һәм «Әминәгә» шигырьләрен дулкынланып тыңладылар.

Район мәдәният йорты солистлары Малик Миңнуллин һәм Руслан Исламов Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән «Салют сиңа, Муса Җәлил», «Җырларым" җырларын башкардылар.

Чара "Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил» электрон презентациясе белән үрелеп барды. Фойеда «Муса Җәлил - герой шагыйрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International