Әфган – йөрәк ярасы

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда, мәктәп китапханәсе белән берлектә, совет солдатларын Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган “Әфганстан – йөрәк ярасы” дип исемләнгән чара уздырылды.

Чарада Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Алар Әфган сугышы тарихы, әфганчы авылдашларыбызның тормыш юллары, аларның истәлекләре, шулай ук әлеге канкойгыч вакыйгаларга багышланган китаплар белән таныштылар, совет солдатларының батырлыклары турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International