15 февральдә - Бөгелмә шәһәрендә узган Һади Атласи исемендәге төбәкара яшүсмерләр укуларында һәм 16 февральдә Казанның Ибраһим Хәлфин исемендәге Республика фәнни-тикшеренү конференциясендә актив катнашып, Ралина Мәхмүтова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бөгелмә шәһәрендә "Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" повестенда фразеологизмнар" дигән темага фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясап, кыз ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына һәм икенче урынга лаек булган.
Ә Казан шәһәрендә «Иң сафның - теле саф» дигән темага доклад белән чыгыш ясап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнгән, өченче урынга лаек булган.
Ралинаның бу уңышлары - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Руфинә Рим кызы Йосыпованың тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Ралинаны һәм аның остазы Руфинә Римовнаны лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Афәрин!