Котлау открыткалары иҗат иттеләр

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

23 февраль бәйрәмен билгеләп үтү алдыннан Урыссуның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат - мәктәбендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Молдецкие забавы» котлау открыткалары ясау буенча мастер - класс үткәрделәр.

Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова очрашуда катнашучыларны иң кыюлар билгеләнеше - Ватанны саклаучылар һөнәре белән таныштырды. Балалар өчен бу чара бик кызыклы һәм мәгълүматлы булды. Әңгәмәне дәвам итеп, балаларга открыткалар ясау буенча гамәли өлешкә керешергә тәкъдим ителде. Балалар үзенчәлекле тәкъдимгә бик теләп риза булдылар. Эштә каләмнәр һәм кәгазь генә түгел, кул астындагы башка төрле материаллар да кулланылды. Һәрберсенең үз куллары белән чын күңелдән ясаган кабатланмас “шедевры” барлыкка килде. Үзенчәлекле открытка Ватанны саклаучылар көнендә укучыларның бабаларына, әтиләренә, абыйларына яхшы бүләк булачак. Балаларның тырышлыклары бушка китмәячәк, чөнки аларның эшләренә салган күңел җылыларын бүләкне кабул итүчеләр яхшы тоячак. Чарада катнашучылар үзләренең эшләре белән бик канәгать калдылар һәм алга таба, бәлки хәзер инде 8 мартта, чираттагы «шедеврларын» иҗат итәрләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International