Урыссу мәктәбе укучысы Булат Хәмидуллин – республика конференциясе дипломанты

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Укучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

19 февральдә Сарман районының Җәлил бистәсендә танылган шагыйрь, тарихчы, прозаик Дамир Гарифуллинның юбилеена багышлап уздырылган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган Республика фәнни-гамәли конференциясендә Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Булат Хәмидуллин фәнни-тикшеренү эшләрен уңышлы тәкъдим иткән өчен 3 дәрәҗә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

Булатның фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Тәкъсин кызы Хәмидуллина.

 

Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International