Бөтен илгә танылган «Бремен музыкантлары» мультипликацион фильмында безнең әниләребез һәм әтиләребез балачагының бер өлеше сакланып калган. Нәкъ менә шуңа күрә "Маски" балалар театр студиясенең район мәдәният йорты тамаша залында балалар һәм өлкәннәр өчен искиткеч музыкаль һәм әкият маҗаралары белән тулы спектакльне тәкъдим итү идеясе барлыкка килгән дә инде. Әлеге театр тамашасының премьералары РФ Президенты В. В. Путин тарафыннан игълан ителгән Театр елына багышлана.
Балалар өчен спектакль район мәдәният йортының тамаша залында чын аншлаг җыйды, чөнки яшь тамашачылар һәм өлкәннәр мондый спектакльләрне яратып кабул итә, өлкән һәм яшь тамашачы шатлык хисләре кичерә, аларның кәефләре күтәрелә. Дуслар өчен иркен дөнья буйлап сәяхәт итү күңелле, бердәмлек һәм гаделлек хисе аларга явыз һәм кансыз юлбасарларны җиңәргә, аларның атаманнарын алдаларга, сарайдан принцессаны алып китәргә мөмкинлек бирә. Яшь тамашачылар әти-әниләре, әби-бабалары белән менә шундый онытылмаслык маҗараларны тамаша кылды.
"Маски" театр студиясенең режиссеры һәм җитәкчесе - Гөлназ Рәшит кызы Ханнанова.