Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2018 елның 20 ноябрендәге «2018-2019 уку елында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының мәктәп, муниципаль, зона һәм төбәк этаплары турында " 1780/18 номерлы боерыгы нигезендә (алга таба – Конкурс) 2019 елның 24 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр республиканың 9 зонасында конкурсның зона этаплары узды.
Конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән 145 педагог (2017-2018 уку елында – 141), шул исәптән «Ел укытучысы» номинацияседә - 97, «Педагогик дебют»номинациясендә - 48 укытучы катнашты.
Жюри һәм конкурсны оештыру комитеты тәкъдим иткән беркетмәләргә караганда, зона этабы нәтиҗәләре буенча, «Ел укытучысы»номинациясендә - Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең математика укытучысы Арасланова Оксана Анатольевна һәм «Педагогик дебют» номинациясендә - Шакирова Диана Дамир кызы җиңүче дип танылдылар .
«... Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Буа, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Минзәлә, Мөслим, Тәтеш, Тукай, Ютазы муниципаль районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре конкурста катнашучыларының һөнәри әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуы» билгеләнгән.
2019 елның 11 мартыннан 15 мартына кадәр безнең укытучылар Оксана Анатольевна һәм Диана Дамир кызы Казан шәһәрендә узачак төбәк этабында безнең район данын яклаячаклар.
Аларга уңышлар телик! Афәрин!