2018 елда Казан Кремлен 3 миллионга якын турист килеп караган

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанга килгән туристлар арасында бигрәк тә Болгар музей-тыюлыгы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге популярлык казанган.

Үткән ел “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән 2,9 миллион турист танышкан. Татарстанга килгән туристларда аеруча кызыксыну уяткан икенче объект – Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы. Ул Россия һәм чит илләрдән 521 мең 420 туристны кабул иткән.

Беренче өчлеккә Зөя утрау-шәһәрлеге дә керә – анда 510 мең 853 турист килгән.

2018 елда 505 меңнән артык турист – Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында, 57 мең кеше Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгында булган.

2018 елда республикага барлыгы 3,4 миллион кеше килгән. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International