Беренче утырыш "Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" дип исемләнгән иде, ул Халыкара туган тел көненә багышланды. Чара Үзәк китапханәнең уку залында узды. Утырышта катнашучылар дөньяның төрле илләрендә Халыкара туган тел көне бәйрәменең тарихы турында әңгәмә кордылар, һәр халыкка туган теле ни өчен кадерле булуы турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасында күпчелек халык өчен татар һәм рус телләре - туган телләр булуы ассызыкланды. Татар халкының теле һәм гореф-гадәтләре белән бәйле мәкальләр һәм әйтемнәр искә алынды. Вәсилә Вәлиева һәм Гөлүсә Сәлмәнова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Очрашуда катнашучылар баян моңы астында Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгән «И туган тел» җырын башкардылар. Чара чәй өстәле артында, җылы һәм күңелле шартларда тәмамланды. Мондый очрашуларны клуб утырышында катнашучылар традицион ясарга карар иттеләр.