Балалар йортларында Ютазы районы балалары юк

2019 елның 22 феврале, җомга

Балалар йортларында ятим балалар булмау опека һәм попечительлек органнары эшенең төп күрсәткечләренең берсе булып тора.

Ютазы районының опека һәм попечительлек органы эшенең нәтиҗәлелеге турында безнең районнан бер генә баланың да балалар йортында булмавы сөйли ала. "Без балаларны төрле ысуллар белән тәрбиягә алучы гаиләгә билгеләргә тырышабыз, чөнки иң төзекләндерелгән балалар йорты да аларга гаилә кебек тулы канлы социаль адаптация бирә алмый", - дип аңлата опека һәм попечительлек органы мөдире Сергей Абрамов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International