Кәрәкәшле балалары тапкырлык һәм зирәклек күрсәткән

2019 елның 22 феврале, җомга

Кәрәкәшле авылы китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында Халыкара туган тел көне уңаеннан “Анам теле – телләр теле” исемле бәйге-ярыш узган.

Балалар “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командаларына бүленеп, туган тел, халыкбызның гореф-гадәтләре белән бәйле сорауларга җавап табуда зур активлык һәм белем күрсәтте, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова. Бәйгедә “Зирәкләр” җиңү яулаган һәм диплом белән бүләкләнгән, “Тапкырлар” командасы җиңү яулауга зур теләк белдергән өчен рәхмәт хаты белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International