Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Залда утыручыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев котлады, үзенең армия сафларында хезмәте турында да искә алды. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан ул Әфганстан республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Координацион советының Рәхмәт хатларын һәм элеккеге сугышчы-интернационалистларга район башлыгының мактау грамоталарын тапшырды. Концерт номерлары белән тамашачылар алдында балалар иҗат коллективлары һәм район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады. Мәдәният йорты фойесында кунаклар балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре күргәзмәсе белән таныша алдылар.