Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу безнең уртак бәйрәмебез. Аны ветераннар да, профессиональ хәрбиләр дә, киләчәктә хәрбиләр сафына басачак яшь буын вәкилләре дә билгеләп үтә.
Бүген үз бурычы дип туган җиребезне саклауны, аның мәнфәгатьләрен яклауны санаган, тормышы һәм эше бердәм максатка – бөек илебезнең иминлеге һәм чәчәк атуы хакына юнәлтелгән һәркем Ватанны саклаучы булып тора.
Без Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар, Кораллы Көчләр ветераннарына, запастагы рядовой хәрбиләргә һәм офицерларга, бу бәйрәм көнендә дә илнең саклану сәләтен ныгытып, үзләренең хәрби бурычларын үтәүчеләргә дә рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Без аерым ихтирам хисләрен хәрби хезмәткәрләр белән бөтен авырлыкларны уртаклашкан һәм алар өчен ышанычлы тыл булып торган Ватан сакчыларының туганнарына һәм якыннарына җиткерәбез.
Бу күркәм бәйрәм көнедә сезгә тынычлык һәм иминлек, эшегездә һәм хәрби хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!