2019 елның 23 февралендә ике Республика чигендә Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, Ютазы районы Эчке эшләр министрлыгы бүлеге уголовный розыск оперуполномоченныйлары һәм участок полицейскийлары тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелгән. Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга чик кую, хокук бозулар һәм җинаятьләр кылган өчен эзләнүче затларны ачыклау, шулай ук һава шартлары катлаулы булуга бәйле рәвештә, тоткарлык вазгыятьләренә юл куймау.
Рейд барышында 85 автомашина тикшерелгән, 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. Шуларның 5се - ОСАГО полисы белән файдалану кагыйдәләрен бозганга яки аның бөтенләй булмавы сәбәпле. Өч йөртүче дәүләт номерларын укырга мөмкин булмаган (пычрак) техник чара белән идарә иткән өчен җавапка тартылган. Бер граждан транспорт юлы аша җәяүлеләр кичүеннән ул күз күреме зонасында булган урында гына чыккан, турыдан-туры кичүдән түгел.
Бер транспорт чарасын йөртүче аны йөртүгә хокукы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән, транспорт «Урыссу» юл хәрәкәте иминлеге АҖнең махсус стоянкасына урнаштырылган.