Болгар шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында самбо буенча Татарстан Беренчелегендә "Атлант" клубы тәрбияләнүчеләре ике - беренче, бер - икенче һәм ике өченче урыннарны яуладылар.
Матвей Сабанов һәм Галиб Мамедов - 1 нче урынга лаек булды, Кирилл Борисов - 2 нче урынны алды, Дмитрий Чекров һәм Эдуард Ибраһимов 3 нче урынны яулады.
Укучыларны һәм тренерлар составын котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!