1939 елның 25 февралендә Бәйрәкә авылы хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә берсе иртән, икенчесе кичтән доньяга киләләр. Бер авыл урамнарын таптап, бер авыл һавасы сулап үскән егет белән кыз 1960 елда кавыша. Гаилә башлыгы Әнвәр Шәрипов гомер бакый кырчылык тармагында хезмәт куя. Ул узган чакрымнарны, мөгаен, бернинди дә бизмәнгә салып булмыйдыр. Нәзирә апа исә озак еллар сәүдә өлкәсендә эшли. Шәриповлар үзләренә лаек булырдай ике ул һәм бер кыз бала тәрбияләп үстерә.
- Бүген безнең өч улыбыз, өч кызыбыз, өч ир оныгыбыз, өч кыз оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар. Аллага шөкер, бөтенесен дә тигез яратабыз һәм аларның да кадер-хөрмәтен тоеп яшибез, - дип сөйләделәр Шәриповлар гаиләсе.