Форумда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Волкова Д. Т., мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйлаҗева Г. М., балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Нурисламов А. С., табиб- педиатр Вәлиуллина К. Э., психолог Васильева Е. А. катнаштылар.
Тәрбия һәм укыту, сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре, хокук бозуларны профилактикалау буенча фикер алыштылар.
Ата-аналарга имтиханнар вакытында балаларның психологиясе үзенчәлекләре, шулай ук көн тәртибе һәм туклану режимы турында сөйләделәр.
Джанна Таһировна "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләде.
Форумда катнашучылар өчен "Ачык микрофон" үткәрелде.