Кәрәкәшле балалары әкият дөньясына сәяхәт кылды

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Кәрәкәшле мәдәният йортының “Гөлбакча илләре” клуб формированиесе әгъзалары, Россиядә игълан ителгән Театр елы кысасында, балалар бакчасы нәниләре өчен Абдулла Алишның “Сер тотмас үрдәк” әкияте буенча курчак театры күрсәткән.

Әкият дөньясына чумган нарасыйлар кыска вакыт эчендә никадәр тәэсир туплады – алар үзләренә таныш булган әкият геройлары белән янәдән очрашты, мавыктыргыч табышмаклага җавап эзләде. Авыл китапханәчесе Ирина Әхмәтованың язучы турында җиткергән кызыклы мәгълүматларын да балалар йотылып тыңлады. Кечкенә тамашачылар һәм аларның тәрбиячеләре курчак театры белән үзләрен сөендергән клуб әгъзаларының киң кырлы талантын сокланып билгеләп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International