19 февральдә «Ата-бабалар теле» II халыкара конкурсына йомгак ясау тәмамланды.
Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Сәйлән" театр коллективы (13-15 яшьлекләр яшь категориясендә) "Туган телдә театр сәнгате" номинациясендә җиңүче дип табылды һәм 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Афәрин!
Кече Урыссу мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Галиева Алсу Фәнис кызына, Йосыпова Зөлфия Варис кызына, Зарипова Алсу Алинур кызына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.