Ютазы районы халкы игътибарына

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы социаль яклау органнарына социаль ярдәм чараларын алу максатында мөрәҗәгать итү өчен.

Сезгә социаль яклау органнарына шәхсән мөрәҗәгать итмичә, uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гариза бирү һәм кайбер дәүләт хезмәтләрен тулысынча электрон рәвештә алу мөмкинлеге бирелде. Аерым алганда, сез дәүләт хезмәтенә түбәндәгеләрне билгеләү буенча гариза бирә аласыз:

- ата-аналар түләвенең бер өлешен төп компенсацияләүне;

- ата-аналар түләвенең бер өлешен өстәмә компенсацияләүне;

- балага айлык пособиене;

- пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләүне;

- күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламаларны;

- күп балалы гаиләләрдәге балаларга юл йөрү өчен субсидияләрне;

- күп балалы гаиләләрдәге балаларга даруларга субсидияләрне;

- инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламаларны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International